Материал: 54_102_soch

Внимание! Если размещение файла нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам

Бу тормышта кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен. «Ак төнбоек» хикәясендә Ф. Яруллин җитди мәсьәлә күтәрә. Шөһрәтнең артык масаеп китүе аркасында килеп чыккан каршылыкны сурәтли. Кешегә яхшылык эшләү − әйбәт гадәт. Әмма шуның белән гел мактанып, кешенең исенә төшереп, яхшылыгың өчен «хак» сорап тору − гайрәтне чигерә торган ямьсез сыйфат. Ул тумыштан килми, кешене артык мактап җибәрсәләр, кайберәүләрдә масаю, кәпрәю барлыкка килә. Ул, йогышлы чир кебек, кешенең холкын үзгәртә дә куя. Шөһрәттән иптәшләре дә читләшә, хәтта бергә уйнап үскән дустын югалта. Монысы инде − Шөһрәт өчен зур җәза. Ә бит Гадиләне ничек кайгырта белә иде, дуслыклары саф, төнбоеклы күлдәй матур иде.

Шөһрәтне дан сөю, масаю харап итте. Малай чактагы гүзәл сыйфатлары үзгәрде: күңеле тарайды, җаны вакланды. Шулай да Шөһрәт булган хәлләрдән сабак алыр, аңа элеккеге олы җанлылыгы, киң күңеллелеге кире кайтыр, дип ышанасы килә. Димәк, тормышта масаеп йөрергә ярамый, киресенчә, үзеңнең яхшы күңелең, холкың, булдыклылыгың белән кешеләрнең күңелен яуларга кирәк. Чөнки игелек игелек булып, яманлык яманлык булып, иртәме-соңмы, барыбер синең үзеңә әйләнеп кайтачак.

Ф. Яруллин. «Ак төнбоек»

Бирем. Ялкаулыкка, масаюга бирелмәс өчен, кешегә нинди сыйфатларга ия булырга кирәк дип уйлыйсыз?

Минем әбием миңа еш кына бер мәкальне әйтә: «Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын». Хикәянең төп герое Шөһрәт − мактауга лаек малай. Ул Гадиләне суга батудан коткара. Аны бу батырлыгы өчен бөтен кеше мактый. Ләкин кешеләр бу вакыйгада бөтенесен дә белеп бетермиләр. Шөһрәт, Гадиләне судан чыгаргач, аңа бернинди дә ярдәм күрсәтми, Гадиләнең үлүе турында хәбәр итү өчен, колхозчылар янына чаба. Ярый әле алар килеп, Гадиләгә ясалма сулыш алдыралар. Кыз исән кала. Колхозчылар ярдәме онытыла. Мактау Шөһрәткә генә эләгә. Гадиләнең әтисе малайга өр-яңа костюм бүләк итә. Газетада аны «Суга батучыны коткарган өчен» медале белән бүләкләү турында указ һәм малай турында зур мәкалә басылып чыга. Шөһрәт боларны тыныч кына кабул итә алмый. Ул үзен чыннан да иң батыр кеше дип хис итә башлый, дан аның башын әйләндерә, масаюга китерә. Малай хәзер башкаларга өстен карый башлый. Бигрәк тә Гадиләгә мөнәсәбәтеңдә күренә бу өстенлек. Ләкин эчкерсез, сөйкемле Гадилә Шөһрәтнең үзен кимсетүләрен күтәрә алмый, аңа чабып җибәрә. Минемчә, Гадилә дөрес эшләде, Шөһрәт ише мактанчыкларны шулай гына өйрәтергә мөмкин.

VII СЫЙНЫФ

Татар халык мәкальләре

Бирем. Мәкальләрдән нинди акыл, гыйбрәт алырга була?

Мәкальләрдән тормыш итү өчен күп киңәшләр, акыл алырга мөмкин. Чөнки алар − халык авыз иҗатының иң борынгы төре, шул ук вакытта иң кыска, иң җыйнак төре дә. Алар безнең халкыбызның никадәр зирәк, никадәр акыллы, уңган, булдыклы булуы турында сөйлиләр. Безнең халык бер җөмлә белән кешегә бәя бирә алган, хөкем, нәтиҗә чыгарган. Әгәр кеше үз сөйләмендә мәкальләргә күбрәк урын бирсә, аны тыңлыйсы килеп тора. Акыллы кеше күп сөйләми, ә хикмәтле сүзләре белән һәркемне үзенә карата. Бу очракта ул «Аз сөйлә, күп эшлә» мәкаленә нигезләнеп эш итә. Мәкальләрне игътибар белән тыңласаң, күп кенә хаталардан да сакланып калып булыр иде. Мәсәлән, «Сабыр төбе − сары алтын», «Җиде кат уйла, бер кат кис» мәкальләре эшне кат-кат уйлап эшләргә куша.

Мәкальләрдә кешенең холкы, чын йөзе ачыла. Икейөзле кешеләрне безнең халкыбыз беркайчан да хөрмәт итмәгән. Андыйларны бер җөмлә белән бәяләгән: «Тышы ялтырый − эче калтырый» яки «Күрергә матур, акылга такыр». Акыллы, уңган кешеләр, гадәттә, ялкауларга, наданнарга каршы куела. «Акыллы әйтер − юл куйдым, ахмак әйтер − җиңдем». «Кешенең акылы сүзеннән билгеле».

Кыскасы, мәкальләр − кеше тормышының бөтен якларын ачып бирә торган халык «энҗеләре». Алар − кешене бизи, тәрбияли торган, сыналган, шигъри форма алган, кайбер очракта күчерелмә мәгънәгә ия булган әйтелмәләр.

«Сөембикә бәете»

Бирем. Сөембикә кем булган? Бу әсәрнең әһәмияте нәрсәдә?

Язмышларың фаҗигале, Сөембикә-ханбика

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем?

«Сөембикә бәете».

Сөембикә − татар халкының сөекле ханбикәсе, каһарман яклаучысы һәм шул ук вакытта аның фаҗигасе дә. Аның кыска гына гомере кайгы-хәсрәт, бәхетсезлек һәм фаҗига белән тулы. «Сөембикә бәете» − Сөембикәнең кыскача тормыш юлын һәм, шул чордагы тарихи вакыйгаларга бәйләп, ханбикәнең кичерешләрен сөйли. Сөембикә − нугай морзасы Йосыф кызы. Аннан − Казан ханы Җангали хатыны. Әмма бу чорда Казанда тынычлык югала: Мәскәү кенәзләре дә, Кырым ханнары да аңа хуҗа булырга тели. Капма-каршы төркемнәр барлыкка килә. Мәскәү яклы булган Җангали Кырым яклылар тарафыннан үтерелә. Сөембикә тол кала. Аннан ул − Сафагәрәйнең дүртенче хатыны. Сафагәрәй дә һәлак булгач, ике яшьлек улы Үтәмешгәрәй хан урынына дәүләт белән идарә итүче булып кала. Бераздан Мәскәү хакимияте аны әсир итеп ала:

Мәскәү соңгы солыхны башкаларга яд кыйлган,

Мине Мәскәүгә озатуны солыхка бер шарт кыйлган.

Бәеттә Сөембикәнең кичерешләре аша татар халкының да фаҗигасе ачык чагыла. Казанлыларның дус булмавы, бер-берсеннән көнләшүе, ханбикәнең генә түгел, бер-берсенең дә сүзләренә, киңәшләренә колак салмау, гайбәтче, әләкче булулары, татар ханлыкларының бердәм булмавы коточкыч нәтиҗәгә китерә. Барысы да кол булып, урыска бил бөгәргә мәҗбүр ителә, ханлык хәрабәгә әйләнә:

Шәехгалиләр баеганнар, Казанны һәм алганнар,

Мине саткан морзаларның башын җиргә салганнар.

Бәет бик камил, җиренә җиткереп иҗат ителгән. Бәет чыгаручы халыкның бердәм булып яши белмәвенә, Сөембикәнең эшчәнлеген, тырышлыгын санга сукмауга өзгәләнә, борчыла.

Бу бәет халкыбызның үткәнен ныклап өйрәнергә һәм ялгышлардан сабак, гыйбрәт алырга, үз дәүләтеңне сакларга чакыра. Бәетнең әһәмияте дә шунда.

К. Насыйри. «Әбүгалисина»

Бирем. Повесть буенча инша языгыз.

Гыйлем алубәхетеңә бару(Инша)

Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,

Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.

Г. Утыз-Имәни.

Борынгылар: «Кытайга барып булса да, белем алыгыз»,− дигәннәр. Белем генә кешегә тормыштагы киртәләрне җимерергә, максатыңа ирешеп, бәхетле яшәргә мөмкинлек бирә.

Мәгърифәтче К. Насыйри «Әбүгалисина» повестенда белемнең могҗизалар тудыруга сәләтле булуын күрсәтә.

Әбүгалисина − реаль шәхес. Көнчыгышның танылган галиме, медицина өлкәсендә зур белгеч булган. К. Насыйри аны хыялый җирлеккә күчерә һәм акылның, белемнең көчен раслый.

Әбүгалисина белән Әбелхарис бер ел буена мәгарәдә бикләнеп белем алалар. Автор, дөньяның бөтен мәшәкатьләреннән аерылып, онытылып, күңел биреп өйрәнгәндә генә гыйлемнең тирән серләренә төшенергә мөмкин, дип әйтергә тели.

Гыйлем халыкка, тормышны яхшыртуга хезмәт итәргә тиеш. Әбүгалисина гади халык вәкиле хәлвәфрүшкә булыша. Аның хезмәтен җиңеләйтә, керемен арттыра, сөйгәне − патша кызы белән очраштырып, аларны бәхетле итә. Ул һәр адымыңда яхшылык кыла, шуңа Әбелхарисны да җиңә.

Әбелхарис, киресенчә, үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта, патшага хезмәт итә, белемен ул бары тик начар ниятләрен тормышка ашыру өчен генә файдалана, яхшылыкка каршы чыга. Белеме дә Әбүгалисинаныкыннан түбәнрәк була, ул җиңелә һәм һәлак була.

Әбүгалисина образы бездә теләктәшлек хисләре тудыра. Без аның белем куәтенә сокланабыз, шул ук вакытта борчылып та куябыз. Әгәр Әбүгалисина белемен халыкка хезмәт иттерсә (белемле кешегә патша белән уртак тел табу кыен булмас иде дип уйлыйм), күбрәк файда китерер иде.

Шулай да, автор безне бернәрсәгә ныклап ышандыра: белем һәркемгә һәм һәрвакыт кирәк. Алган белемең кешеләр бәхетенә, матурлыкка, мәхәббәткә, гаделлеккә, яхшылыкка хезмәт итәргә тиеш.

Г. Тукай иҗаты

Бирем. Муса Җәлил болай дип язган иде:

Билгеләми гомер озынлыгын

Еллар саны, картлык җитүе,

Бәлки, менә шушы үлем безгә

Мәңге бетмәс яшәү китерер?

Бу шигырьдә әйтелгән фикерне Г. Тукайның тормышына һәм эшчәнлегенә мөнәсәбәтле киңәйтеп әйтеп бирегез.

Муса Җәлилнең бу шигыре Г. Тукай тормышын да күз алдына китерә. Дөньядан китеп барганда, Г. Тукайга − 27, ә М. Җәлилгә 38 яшь кенә булган. Шулай яшь булуларына карамастан, ике шагыйрь дә халкыбыз йөрәгенә мәңгегә кереп калган. Аларның гомер озынлыгын эшләре, иҗатлары билгели.

Бары 27 ел гына яшәп, 7-8 ел гына иҗат иткән Г. Тукай татар әдәбиятының нигезен салды, дип әйтеп була. Шагыйрь үз иҗатында халыкны борчыган, дулкынландырган күп кенә мәсьәләләрне күтәрде. М. Җәлил «Моабит дәфтәрләре» белән үзенә үлемсезлек яуласа, Г. Тукай, халык мәнфәгатьләре өчен янып, үлемсезлек яулады. 100 яшьлек картлар әйтеп бирә алмаганны 20-27 яшьлек Тукай үз шигырьләрендә чагылдырды. Шушы кыска гына гомер мизгеле эчендә шагыйрь балалар өчен дә, олылар өчендә язды. Әдәбият һәм сәнгатькә карата мәкаләләрен дә бастырды. Тормыштагы җитешсезлекләрне сатира утына да тотты. Шуларның барысы да халык күңелендә мәңгелек яшәү тапты.

Г. Тукай. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»

Бирем. «Көфер почмагы» кешеләренең җыелма портретын сез ничек итеп күз алдына китерәсез?

Поэмада «Көфер почмагы» кешеләренең җыелма портреты аерым күрсәтелми. Ләкин вакыйгалар шушы «Көфер почмагы» һәм андагы кешеләр белән тыгыз бәйләнгән. Әсәрнең төп герое Кисекбаш − шушы «Почмак» вәкиле. Димәк, мондагы кешеләр Кисекбашка охшаганнар. Ә Кисекбаш образын автор бик төгәл, ачык итеп күрсәтә. Ул кире дә, надан да, бозык та, алдакчы да, икейөзле дә. Минемчә, шушы ук сыйфатлар «Көфер почмагы» кешеләренә дә хас. Алар Кисекбашның бөтен сыйфатларын яклыйлар, бәлагә юлыккач, кызганалар. Димәк, Кисекбаш − бу кешеләрнең якын кардәшләре. Аларның һәркайсында бу кешенең сыйфатлары бар. Берсендә − кирелек, икенчесендә − икейөзлелек, оятсызлык, комсызлык. Бу кешеләр минем күз алдыма бөтен тискәре сыйфатларны туплаган сәүдәгәр булып килеп баса. Аның башында − фәс, кулында − камчы. Бу кеше халык файдасына берни дә эшләми, үз тирәсенә үзе кебек гайбәтче һәм алдакчыларны җыя. Кисекбаш та бит башка җиргә килеп туктамый, «Көфер почмагы»на килә. Бары шунда гына үзенә яклау табачагын белә ул.

Бирем. «Поэмадагы әкият алымнары» темасына инша языгыз.

Поэмадагы әкият алымнары(Инша)

Г. Тукай «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәрен иске «Кисекбаш китабы»на пародия итеп язган. Иске «Кисекбаш»та фантастик сюжет алынган, ә яңа «Кисекбаш»та гадәти көндәлек, дөньяви сюжет бирелә. Г. Тукай иске китапның күп кенә персонажларын яңалары белән алмаштыра, вакыйгалар да Казан шәһәрендә бара, реалистик детальләр зур урын ала.

Шулай да автор «Печән базары...»на әкият алымнарын күпләп кертә. Әсәр үзе дә әкият рәвешендә алып барыла. Ә әкият һәркемгә ошый. Тукай геройлары − реаль тормыш геройлары. Халык аларны бик яхшы белә. Әсәр дөнья күрү белән, бу кешеләрне халык танып ала, фаш итә, алардан ачы көлә.

Поэмада әкият алымнары күп һәм алар уңышлы кулланылган. Кисекбаш әкият героен хәтерләтә. Киселгән баш телгә килә, елый, тәгәри, ярдәм сорый. Ләкин аның бөтен сыйфатлары − «Көфер почмагы» кешеләренеке. Базар күренеше дә әкияти характерда: кәләпүшләр, тиреләр, он капчыклары елый, Кисекбашны кызгана. Автор әкияттә генә булган Диюне дә оста файдалана. Аның патшалыгы, әкиятләрдәгечә, су астында. Әсәрдә әкият алымнарына хас булган сынландырулар, гиперболалар уңышлы кулланыла: бөтен базар халкы берьюлы дога кыла, вагон «барадыр йөгерек аттан да каты һәм җәядән аткан уктан да каты», бер көн, җиде көн юлда бару, Карәхмәтнең, биленә алты мең колачлы бау бәйләп, күл төбенә төшүләре, күл төбендәге сарай, Дию белән сугышулар, Кисекбашның яшь егеткә әйләнүе һ.б. әкият алымнары әсәрне кызыклы итәләр.

Әкият алымнарын кулланып, автор үз чорының трагедиясен күрсәткән. Искелек тарафдарларының бөтен тормышлары алдауга, юк-бар эш белән шөгыльләнүгә корылган. Тукай аларны кискен тәнкыйть утына тота. Автор фикеренчә, мондый яшәеш, мондый тәртипләр, мондый тормыш тамырыннан үзгәртелергә тиеш. Поэмадан менә шундый нәтиҗә чыга. Әгәр Г. Тукай бу тормышны реалистик юл белән генә сурәтләсә, әсәр үз максатына ирешмәс иде. Әкият алымнарын кулланып, автор җәмгыятьнең һәм анда яшәүчеләрнең чын йөзләрен ачып бирә алды.

Г. Исхакый. «Кәҗүл читек»

Бирем. Әхмәдулланың кәҗүл читек белән бәйләнешле кичерешләре турында сөйләгез.

Әхмәдулланың кичерешләре

Г. Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә Әхмәдулла исемле малайның кичерешләре тасвирлана. Аның бу кичерешләре әтисе бүләк итәчәк читек белән бәйле.

Иртәгә гает буласы көнне Әхмәдуллага әтисе читек алып кайтырга вәгъдә бирә. Әхмәдулла әтисенә чын күңеленнән ышана һәм аның кайтуын түземсезлек белән көтә. Бу турыда ул сеңлесе Рәбигага да мактана, иптәш малайларына да сөйли. Аның уйлавынча, читек беркемнекенә дә охшамаган, андый читек башка малайларда да юк. Ул − кәҗүл читек. «Минем читек балтырының очы кып-кызыл иттереп тар сахтиян тоткан була, ул әнинеке кебек түгәрәкләнеп беткән булмый... тип-тигез киселгән була». Аның шыгырдавы да башкача. Яңа читекне киеп гаеткә барырга хыяллана Әхмәдулла. Читек әбисе тегеп биргән чапан белән бик килешәчәк. Кәҗүл читек моңа кадәр күрелмәгән бәйрәм ясаячак малайга. Әхмәдулла эшләрен дә тиз эшли, сыерны да башка малайларга алып кайтырга куша, аларга тәмле әйберләр бирергә вәгъдә итә. Аның тизрәк өйгә кайтасы, әтисен каршы аласы, кәҗүл читекне күрәсе бар.

Ләкин Әхмәдулланың читек турындагы татлы хыяллары чәлпәрәмә килә. Аңа дигән читек өлгермәгән, читек тегүче авырып киткән. Әтисе киләсе баруында, һичшиксез, алып кайтачак. Әмма Әхмәдулла боларның берсен дә ишетми. Ул үзен дөньяда иң бәхетсез кеше итеп тоя, алып кайткан күчтәнәчләрен дә алмый.

«Мине әти дә яратмый, миннән мулла абый да көлә; мине әни дә, әби дә сөйми... Читегем юк...» Малай кычкырып елап җибәрә. Аңа бер читек бирәләр − анысы зур, икенчесен бирәләр − анысы кызларныкы. Әбисе Әхмәдулланың сүнгән өметен кабызып җибәрә. Ул аңа төнлә читек тегәчәген әйтә. Малай әбисе тегәчәк читекне күз алдына китерә, хәтта төшендә дә күрә. Әбисе, чыннан да, читек кигезә малайга. Әхмәдулланың ничек шатланганын күрсәгез иде! Мәчеткә кергәндә, барысы да аңа карыйлар шикелле тоела, чөнки кәҗүл, ялт-йолт килеп тора торган читек бары тик анда гына!

Ләкин бу бәхет бик кыска була. Әбисенең майлы корым белән буялган читеге чапан итәге белән сөртелә. Малайлар Әхмәдулладан көлә башлыйлар. Әхмәдулла үзен бөтенләй бәхетсез хис итә.

Г. Исхакый «Кәҗүл читек» хикәясендә бала күңелендәге кичерешләрне бик оста бирә алган. Ул зурларга да балага үти алмаслык вәгъдәләр бирмәскә куша. Бала күңеле бик нечкә, ул зурларның барлык сүзләренә дә ышана. Үти алмаган вәгъдә бала күңеленә ярамый.

Бирем. Сез дә үзегезнең дәү әниегез турында инша языгыз.

Дәү әнием(Инша)

Минем дәү әнием бар. Аның исеме − Маһруй. Мин аны бик яратам. Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек. Аның башында һәрвакыт ап-ак яулык. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без килгәч, ул нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Без дәү әнием пешергән кыстыбый һәм арыш оныннан сөт белән пешерелгән кесәлне бик яратып ашыйбыз. Кесәлне авылда бары тик ул гына пешерә белә. Ә чәй эчкәндә, дәү әни безгә үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли.

Источник: https://files.student-it.ru/previewfile/10368