Материал: 54_102_soch

Внимание! Если размещение файла нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам

Н.С. Гыймадиева

Ә.Г. Билалова

Әдәбият

дәреслекләре

буйлап

(VVIII сыйныф укучылары өчен ярдәмлек)

Казан

«Яңалиф» нәшрияты

2006

ББК 83.3(2 Рос=Тат)я721

Г 92

Гыймадиева Н.С. − Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы; югары категорияле укытучы

Билалова Ә.Г. − югары категорияле укытучы

Гыймадиева Н.С, Билалова Ә.Г.

Г 92 Әдәбият дәреслекләре буйлап. (VVIII сыйныф укучылары өчен ярдәмлек). − Казан, «Яңалиф» нәшрияты, 2006. − 124 б.

Җыентык урта мәктәпнең VVIII сыйныфлары, педагогик көллият укучыларына, укытучыларга әдәбият укыту өчен ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Ярдәмлектә дәреслектәге биремнәргә язмача җаваплар, төрле инша үрнәкләре бирелә.

ISВN 5-91145-006-2

© «Яңалиф» нәшрияты, 2006

Эчтәлек

V СЫЙНЫФ 7

Әкиятләр 7

Чәчәкләр (Әкият) 7

Мәзәкләр 8

А. Алиш иҗаты 8

Ш. Рәкыйпов. «Чәчәкләр сөйли белә» 8

Г. Тукай. «Исемдә калганнар» 9

Асрарга бала бирәм, кем ала? (Инша) 9

Автобиография 10

Г. Тукай. «Шүрәле» 11

Г. Тукай. «Пар ат» 11

Ф. Әмирхан. «Нәҗип» 12

Ф. Әмирханның «Нәҗип» хикәясендә пейзаж 12

Минем яраткан эшем (Инша) 12

Г. Ибраһимов. «Алмачуар» 13

Закирның кичерешләре 14

Алмачуар тай булыр (Инша) 14

Һ.Такташ. «Ак чәчәкләр» 15

Кышкы салкын көннәрдә (Инша) 15

Беренче кар (Инша) 15

Карлы көз (Инша) 16

Кыш килде (Инша) 16

Һ. Такташ. «Караборынның дусты» 16

Караборынның кичерешләрен сурәтләүдә авторның осталыгы (Хикәя итү) 17

Минем этем (Инша) 17

Ә. Еники. «Курай» 17

Ә. Еники. «Бала» 18

Зарифның кичерешләре (Инша) 18

Г. Кутуй. «Сагыну» 18

Г. Кутуй. «Рөстәм маҗаралары» 19

Әгәр мин тылсымчы булсам... (Инша) 19

М. Җәлил. «Җырларым» 19

М. Җәлил. «Ана бәйрәме» 20

«Ана бәйрәме» шигыренең халык авыз иҗаты белән уртаклыгы (Инша) 20

М. Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырендә ананың кичерешләре (Инша) 21

Ф. Кәрим. «Үлем уены» 21

Әхтәм образы 21

Нәни солдатның тапкырлыгы (Инша) 22

М. Кәрим. «Озын-озак балачак» 23

Шагыйрь җанлы Әсгать (Инша) 23

Ш. Галиев. «Шәвәли маҗаралары» 24

Ш. Галиев. «Рәхмәтләр хакында» 24

Ш. Галиев. «Сабантуйда җиңелгән малай» 25

Л. Фәттаховның «Сабан туе» картинасының репродукциясе өстендә эшләү 25

Г. Сабитов. «Ярсулы яз» 26

Яз галәмәтләре (Хикәя) 26

Н. Исәнбәт. «Хуҗа Насретдин» 27

Хуҗа Насретдин − халык герое (Инша) 27

VI СЫЙНЫФ 27

Җырлар 27

Г. Камал. «Беренче театр» 28

Хәмзә бай образы (Инша) 28

Вәли һәм Хәбибрахман образлары (Инша) 28

Биби образы (Инша) 29

С. Рәмиев. «Уку» 29

С. Рәмиев. «Авыл» 29

Туган авылым (Инша) 29

Шигырьдә сурәтләнгән авыл (Инша) 30

Ә. Фәйзи. «Тукай» 30

X. Туфан. «Гөлләр инде яфрак яралар» 31

Шигырьнең үзенчәлеге 31

Г. Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр» 32

Биш дусның язмышы (Инша) 32

Г. Гобәй. «Маякчы кызы» 32

Җәйге таң 32

Мәрдән абзый − бары әти, әти... (Инша) 33

Илсөяр образына характеристика (Инша) 33

И. Юзеев. «Бакчачы турында баллада» 34

Көчле рухлылар гына мактауга лаек (Инша) 34

И. Гази. «Өч Мәхмүт» 34

Ч. Айтматов. «Беренче мөгаллим» 35

Беренче укытучым (Инша) 35

Яхшылык җирдә ятмый (Инша) 35

Б. Урманченың «Салтык болыны» картинасы буенча эш 36

Р. Миңнуллин. «Энекәш кирәк миңа!» 36

Р. Миңнуллин. «Әни, мин көчек күрдем!» 36

Ф. Яруллин иҗаты 36

Олы җанлылык кече яшьтән башлана (Инша) 36

Ф. Яруллин. «Ак төнбоек» 37

VII СЫЙНЫФ 38

Татар халык мәкальләре 38

«Сөембикә бәете» 38

Язмышларың фаҗигале, Сөембикә-ханбика 38

К. Насыйри. «Әбүгалисина» 39

Гыйлем алу − бәхетеңә бару (Инша) 39

Г. Тукай иҗаты 40

Г. Тукай. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» 40

Поэмадагы әкият алымнары (Инша) 40

Г. Исхакый. «Кәҗүл читек» 41

Әхмәдулланың кичерешләре 41

Дәү әнием (Инша) 42

Дәрдемәнд. «Видагъ» 42

К. Тинчурин. «Җилкәнсезләр» 42

Батырхан образы 42

Һ. Такташ. «Гасырлар һәм минутлар» 43

М. Әмир. «Агыйдел» 44

Артыкбикә образына характеристика 44

С. Хәким иҗаты 44

Ф. Хөсни. «Йөзек кашы» 45

Айдар образы (Инша) 45

Минем Госман образына мөнәсәбәтем (Инша) 45

Минем халкым − минем язмышым (Инша) 46

Ф. Кәрим иҗаты 46

Шулай үлде Ватан улы (Инша) 46

Ә. Еники. «Әйтелмәгән васыять» 48

Н. Арсланов иҗаты 48

Г. Ахунов иҗаты 49

Г. Ахунов. «Артышлы тау буенда» 49

Хәсән − минем яшьтәшем (Инша) 49

Х. Сарьян. «Бер ананың биш улы» 50

Маһисәрвәр апа − бөек ана! (Инша) 50

Хәвадис образы (Инша) 51

Эчкән кеше − беткән кеше (Инша) 51

Мирзаның үлеме − иң югары дәрәҗәдәге мәгънәле үлем (Инша) 52

VIII СЫЙНЫФ 53

Дастаннар һәм аларның барлыкка килүе 53

«Идегәй» дастаны (Инша) 53

Ф. Кәрими. «Салих бабайның өйләнүе» 57

Салих бабайның өйләнүе (Инша) 57

М. Фәйзи. «Галиябану» 58

Галиябану һәм Хәлил − иске гадәт-йола корбаннары (Инша) 58

Ш. Камал. «Акчарлаклар» 59

Егет кешене кыюлык бизи (Инша) 59

Һ. Такташ. «Алсу» 59

Һ. Такташ. «Киләчәккә хатлар» 60

Г. Бәширов. «Туган ягым − яшел бишек» 60

Халкымның күңел байлыгы (Инша) 60

М. Җәлил иҗаты 62

М. Җәлилнең тоткынлыктагы кичерешләре (Эссе) 62

Яраткан шигырем (Инша) 63

Н. Фәттах. «Итил суы ака торур» 64

Тарихлардай килгән хакыйкать (Инша) 64

А. Гыйләҗев. «Язгы кәрваннар» 66

Сезнең тормыш − үзе батырлык (Инша) 66

Һәр кешенең гомере − язылмаган китап (Инша) 67

С. Сөләйманова иҗаты 68

Саҗидә Сөляйманова − минем яраткан шагыйрәм (Инша) 68

Ач, шигърият, серләреңне... (Инша) 69

Иң татлы тел − туган тел, Анам сөйләп торган тел (Инша) 70

Кадерле укучылар!

Бүгенге көндә әдәбиятны өйрәнү − гаять күпьяклы, катлаулы һәм җитди мәсьәләләрнең берсе. Әдәби әсәрләрне өйрәнү сезгә тормышны тулырак аңларга, үзегезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Билгеле инде: әдәби әсәр дулкынландыра, андагы вакыйгалар, образлар төрле фикерләр тудыра, уйлата. Сезгә уй-фикерләрегезне билгеле бер тәртипкә салырга, дөрес бәя бирергә әдәбият дәресләре ярдәм итә. Шул максаттан дәреслекләрегездә әсәрләрдәге вакыйга-образларны бәяләү, нәтиҗәләр ясау өчен төрле биремнәр тәкъдим ителә. Кайбер биремнәр алдында югалып та калырга мөмкин. Сезнең кулыгыздагы җыентык шул кыенлыклардан чыгу юлларын табарга ярдәм итәр. Сез, куелган сорау-биремнәргә җавапларның үрнәкләреннән файдаланып, үз фикерләрегезне белдерә аласыз. Җыентыктагы образларга характеристика бирү үрнәкләре, ирекле һәм әдәби әсәргә карата иншалар, нәтиҗә һәм фаразлар әдәбиятның төп вазифасын аңларга булышыр. Җыентыкка күбрәк язмача җавап бирүне күздә тоткан биремнәр кертелде. Кайбер биремнәргә җаваплар берничә вариантта, кайберләре берничә сорауны берләштереп тәкъдим ителде. Вариантлар рим цифрлары белән билгеләнеп барылды. Сыйныф, әдипләрнең иҗаты, төп тема калын хәрефләр белән аерып күрсәтелде.

Сезгә тагын шуны да искәртүне кирәк дип саныйбыз: әдәби әсәрне анализлау текст белән эшләүгә кайтып кала. Шуңа күрә, әсәр турында нинди дә булса фикер әйтү өчен, аны тулысынча укып чыгарга кирәк. Дәреслектәге өзекләр генә тиешле нәтиҗәне бирмәскә мөмкин. Шулай ук әдәби әсәрне анализлаганда, сезгә күбрәк уйланырга, өстәмә әдәбият белән танышырга, һәр образның функциясен билгеләргә, аның идеясен, тел байлыгын бөтен тулылыгы белән ачарга тырышырга туры килер. Иншалар өчен эпиграфлар сайлау да өстәмә эзләнүләр таләп итә. Кече яшьтән үк үзегездә китапка мәхәббәт уята алсагыз, тормышның төрле хәлләрендә сезнең үз фикерегез булыр.

Кайбер әдәби текстлар сезгә аңлау өчен авыррак булып тоелыр. Болар − борынгы әдәбиятка караган әсәрләр. VIII сыйныф дәреслегендәге «Идегәй» дастаны шундыйлардан. Шуны истә тотып, без бу әсәргә киңрәк тукталдык. «Идегәй» турындагы язманы инша үрнәге итеп кенә түгел, әсәргә анализ, образга характеристика итеп тә карарга кирәк. Бу әсәр безнең халыкның тарихи үткәнен чагылдыра, ләкин аны бүгенге көн белән чагыштырып өйрәнергә кирәк. «Идегәй»дә күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге тормышыбызда да урын тапкан.

Әдәбият сәнгатьнең башка төрләре белән дә тыгыз бәйләнештә. Җыентыкта рәссамнар иҗатына кагылышлы кайбер биремнәр дә чагылыш таба. План төзү, образларны чагыштырып карау үрнәкләре дә сезнең эшегездә ярдәм итәр, дип уйлыйбыз.

Ярдәмлеккә кергән мөстәкыйль эшләр сезнең белемегезне арттыру, сөйләм һәм язма телегезне камилләштерү белән беррәттән, эзлекле фикерли белергә, әдәбияттагы һәм тормыштагы әһәмиятле фактларны истә калдырырга, аларны анализлап, чагыштырып карарга, дөрес нәтиҗә ясарга күнектерер, дигән фикердә калабыз. Тагын шуны онытмагыз: безнең әдәбиятта буш, чит нәрсә юк. Әдәби әсәрләрнең барысы да бер максатка − кешене тәрбияләү, аңа дөрес юлны күрсәтүгә корылган.

V СЫЙНЫФ

Әкиятләр

Бирем. Үз хыялыгызга нигезләнеп әкият уйлагыз.

Чәчәкләр
(Әкият)

Борын-борын заманда бер матур авылда бик акыллы, зирәк, гүзәл кыз яшәгән. Ул хайваннарны, үсемлекләрне, гомумән, табигатьне бик тә яраткан. Кыз агачларның, чәчәкләрнең телләрен аңлый торган булган. Ул җәен көн саен, болынга чәчәкләр янына барып, аларның хәлен белә, алар белән сөйләшеп, күңел ачып кайта икән.

Шундый көннәрнең берсендә чәчәкләр аны нигәдер боегып, ыңгырашып каршылыйлар. Кыз алардан ни булганын сорый. Ә чәчәкләр барысын да сөйләп бирәләр.

Безне бер кеше дә санламый, яратмый. Алар безне аяклары белән дә, машина, тракторлар белән дә таптап китәләр. Күбебез шунда имгәнә, корый. Шуңа күрә без бик моңсу, безнең бөтен гәүдәбез авырта, − диләр алар.

Кыз моңа бик кайгыра. Ул үзенең кайгысын әтисе белән әнисенә сөйли. Ә алар кызларын кайгылы итеп күрәселәре килми һәм аңа ярдәм итәргә телиләр. Авыл халкына хәлнең ничек икәнлеген анлатьш бирәләр. Шул көннән башлап, алар болынны таптап йөрми башлыйлар һәм чәчәкләр тагын тереләләр, тирә-якны гүзәллеккә күмәләр. Ә кыз моңа бик шатлана.

Мәзәкләр

Бирем. Ни өчен мәзәкләр озак яшәүчән? Сез ничек уйлыйсыз?

Мәзәкләр − халык авыз иҗатының киң таралган бер төре. Алар бик озак яшиләр. Моның төп сәбәбе тормышның төрле якларын күрсәтүдә дип уйлыйм. Безнең халкыбыз юмор ярата. Ә мәзәкләрне тыңлагач, рәхәтләнеп көләсең. Мәзәкләр кешеләрдәге кимчелекләрне бетерергә дә ярдәм итәләр. Аларда олылар да, кечкенәләр дә тәнкыйтьләнә. Бу жанрның күләм ягыннан кечкенә булуы да аларның озак яшәвенә сәбәп буладыр. Кеше кыска сюжетлы әсәрләрне исендә калдыра, аларны башкаларга сөйли. Шулай итеп, ул мәзәкләр бер кешенеке генә булып калмыйча, дөньяга таралалар. Дөньяга, күп кешеләргә таралган мәзәкләр озак яшәүчән булалар.

А. Алиш иҗаты

Бирем. Ватан сугышына багышланган берәр фильм карап яки берәр китап укып алган тәэсирләрегезне языгыз.

Ш. Рәкыйпов. «Чәчәкләр сөйли белә»

Бөек Ватан сугышы турында безнең татар әдәбиятында бик күп әдәби әсәрләр язылган. Шуларнын байтагы − Бөек Ватан сугышында катнашып, зур каһарманлыклар күрсәтеп, исемнәрен мәнгеләштергән шәхесләр турында.

Безнең якташыбыз, үлемне җиңгән батырларның берсе Барый Шәвәлиев турында язучы Ш. Рәкыйпов «Чәчәкләр сөйли белә» исемле документаль повесть язган. Әсәрдә Барый Шәвәлиев һәм взвод командиры И.А. Ильченколарның сугышчан юлы турында сөйләнә.

...Барый Шәвәлиев 1943 елның 7 гыйнварында сугышка китә. Хәрби өйрәнүләрдән сон, ул Белоруссиянең Орша шәһәре тирәсенә эләгә. Кече сержант Б. Шәвәлиев хезмәт иткән 31 нче гвардия укчы дивизиясе подразделениеләрендә немецларга каршы митинглар, җыелышлар була. Анда сугышчылар дошманга каршы аяусыз сугышырга, кирәк икән, тормышларын да кызганмаска ант итәләр.

«Багратион» исемендәге гвардиячеләр Оршаны немецлардан азат итәргә тиеш булалар. Дошман гаять көчле. Тимер-бетон белән ныгытылган дзотлар, пулемет оялары... Шул вакыт 95 нче полкның взвод командиры Ильченко сүзләре барысын да җиңүгә рухландыра:

Источник: https://files.student-it.ru/previewfile/10368